«Заманча белем бирү технологияләрен куллану аша заманча дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру»

2021 елның 27 феврале, шимбә

26 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Заманча белем бирү технологияләрен куллану аша заманча дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру»дигән темага район семинары үткәрелде. Семинар кысаларында 9 нчы сыйныфта ачык Җиңү дәресе күрсәтелде. Укучыларга дәрестә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган веб-квест узарга тәкъдим ителде.

Шулай ук тарих укытучылары мастер-класста катнаштылар һәм гимназия укытучыларының проект эшчәнлеге белән таныштылар. Мәктәп психологы кунаклар өчен тренинг үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International