Михайловка урта мәктәбе базасында химия һәм биология укытучыларының методик семинары булып узды. Семинар кысаларында Михайловка урта мәктәбе укытучысы Габидуллина Л.З. заманча белем бирү технологияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ачык чара һәм дәрес педагогның заманча технологияләргә ия булуын, критик фикерләүне үстерү методикасын, заманча укыту чараларын куллануын, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллануын күрсәтте. Семинарда катнашучылар һәм кунаклар мәктәп педагогик коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.