"Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы".

2021 елның 27 феврале, шимбә

Мәгариф идарәсенең планы нигезендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Әлеге бәйгедә район  Бәйге 3 өлештән тора. “Таныш булыйк!” бәйгесендә балалар үзләре белән шигъри юллар ярдәмендә таныштырып үттеләр. Икенче өлештә балалар үзләренең җырга, биюгә, сүзгә осталыкларын төрле композицияләр рәвешендә күрсәттеләр. Өченче өлештә балаларның төрле һөнәрләргә осталыклары расланды. Барлык чыгышларның да зәвыклы итеп әзерләнүе укытучыларның, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең бердәм хезмәтләре. Бәйгенең финалы 2 нче мартта “Мизгел” яшьләр үзәгендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International