“Аулак өй” әдәби-музыкаль кичә

2021 елның 2 марты, сишәмбе
Узган атнаның җомга көнендә Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары үзәкләштерелгән китапханәдә узган “Аулак өй” әдәби-музыкаль кичәсе шахитләре булдылар. Музей һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен татар халкының мәдәниятен, милли йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган бик кызыклы чара оештырган иде. Укучыларыбыз әлеге аулак өйнең кунаклары буларак, уен коралларында татар композиторларының әсәрләрен уйнап күрсәттеләр. Укучыларыбыз Әмин Гәрәев, Алмаз Магалимов, Ранис Хафизов, Нияз Нургалиев, Рушат Дәүләтшинның чыгышлары зур алкошларга күмелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International