27 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда якташлар очрашуы узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе
Узган атна вакыйгаларга бай булды. Мөслим сәнгать мәктәбенең укучылары гына түгел, укытучылары да район һәм республикакүләм узган мәдәни вакыйгаларның үзәгендә кайный. Шулай итеп, 27 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда якташлар очрашуы узды. Ел да узучы әлеге концерт әлеге шәһәрдә яшәүче райондашларыбызны сәламләү, аларга районыбыз үзешчәннәренең иҗатын пропагандалау, туганлык җепләрен булдыру максаты белән оештырыла. Концертта укытучыларыбыз Рәйсә Харисова, Әлфинур Гыйлметдинова, Дилбәр Салихҗанова, Филюзә Шәрипова, Айгөл Шәйгәрданова, Гүзәл Галиев, Рунар Шәяхмәтов, Илшат Ибраһимов, Булат Солтанов “Ык буйлары” һәм “Мөслим тугайлары” ансамбльләре составында чыгыш ясадылар. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International