28 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә бөтенроссия “Урсал тауда” конкурс-фестивале узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе
28 февраль, якшәмбе көнне, Әлмәт шәһәрендә бөтенроссия “Урсал тауда” конкурс-фестивале узды. Биредә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 100дән артык пианист үз осталыгын күрсәтте. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге бәйгедә үзләренең сәләтен сынады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Язилә Кыямова – 3нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Румия Деникаева), Әмин Гәрәев, Кадрия Сәлимова (укытучылары Алеся Латыпова), Александра Булатова, Ралина Шәрипова, Эльвина Хафизова (укытучылары Филюзә Шәрипова) 3нче дәрәҗә дипломант исемен алдылар. Укытучыларга “Педагогик осталык өчен” дип исемләнгән дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International