Укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау максатыннан Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары оештырылды.

2021 елның 5 марты, җомга

Укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау максатыннан Яңа Усы авылында кышкы туризм ярышлары оештырылды. Ярышта унөч каманда көч сынашты. Команддагы ике кыз һәм ике егет 10 төрле каршылыктан торган этапны үтеп, үзләрен җитезлектә, чыдамлыкта сынадылар. Командалар арасында алдан ныклап әзерләнгәннәре дә, кичә генә тупланганнары да бар иде. Укучылар барлык сынауларны уңышлы үттеләр һәм финишка югалтуларсыз килеп җиттеләр. Барлык балларны исәпләгәннән сон, җиңүчеләр билгеле булды. 3 урынга Күбәк урта мәктәбе командасы чыкты, 2 урынны Әмәкәй укучылары яулады, 1 урынга исә Мари Бүләр мәктәбе командасы лаек булды. Призлы урынга лаек булучыларга Мәгариф идарәсе һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау грамоталары, катнашкан һәр командага  сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International