Халык уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызлар 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәренә багышлап ата-аналар алдында концерт куйды

2021 елның 5 марты, җомга
3 март көнне Мөслим сәнгатебенең актлар залында бик матур чара узды. Халык уен кораллары бүлегендә белем алучы егет-кызлар 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәренә багышлап ата-аналар алдында концерт куйды. Әйтергә кирәк, әлеге чара балаларны сәхнә культурасына өйрәтү юнәлешендә зур ярдәм булды. Чөнки һәркемгә әти-әнисе алдында чыгыш ясау икеләтә җаваплы. Укытучылар көче белән кунаклар өчен кызыклы уеннар, викториналар да оештырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International