Яңа Усы авыл китапханәсе "Бөтендөнья кычкырып укулар көне" акциясенә кушылды. Акциядә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга үзеңә охашаган китапны сайларга һәм өзекне кычкырып укырга тәкъдим ителде. Балалар яраткан китапларын сайлап алдылар һәм өзекләрне укыдылар, бер-берсен кызыксынып тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр.