Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме кызлары татар халкының орнаментлары белән якыннан таныштылар һәм халкыбызның орнаменты булып торган кәнәфер чәчәген ясап та карадылар.
Кулланучылар хокукларын яклау темасына балалар карашы
6 март көнне Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләре арасында XXXI кышкы спартакиаданың СУПЕР ФИНАЛ ярышлары үтте.
Сал. Мухан аваыл китапханәчесе "Тургай" балалар бакчасы балаларына Йолдыз Шәрипованың" Китаплы кич "китабы белән таныштырды. Аның яна әсәрләрен балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала. Бу җыентыкта авторның өр-яңа шигырьләре янында барыбыз да яратып өлгергән "Батырлык", "Гөлчәчәк", "Догалы гөл", "Селфи" шигырьләре дә бар.
Югары Табын авылы китапханәсендә танылган шагыйрә, СССРның һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангированың юбилеена багышланган "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" дигән кичә-портрет үтте.
Метрәй авылы китапханәчесе, "Йортларга – китап нуры" акциясе кысаларында, лаеклы ялдагы авылдашыбыз Солтанова Тәнзилә Шәйхелмәрдан кызы янына барып, яңа газеталар, журналлар белән таныштырды.
Бөтенроссия акциясе кысаларында Метрәй авыл мәдәният йортында башкорт, татар һәм удмурт яшьләренең "Аулак ой"традицион йоласы сәхнәләштерелде. Бу гадәт көз-кыш чорында әти-әниләр ойдә булмаганда үткәрелә. Яшь егетләр утыруларга күчтәнәчләр, азык-төлек алып киләләр. Кызлар алып килгән азык-төлектән коймак, ботка, пироглар пешерәләр. Бу йолада 14-18 яшьлек кызлар катнаша. Алар кул эшләре белән шөгыльлләнәләр. Аннары егетләр һәм кызлар бер-берсенә ошарга мөмкинлек бирүче уеннар уйныйлар.