6 март көнне XXXI кышкы спартакиаданың соңгы уены, ул да булса - СУПЕР ФИНАЛ ярышлары булып узды. Супер финалга, финал ярышларында беренче урын яулаган - мәктәпләр командасы һәм Түбән Табын авыл җирлеге көч сынашты.
Көн дәвамында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында канат тарту, биатлон, итек футболы, шорт-трек ярышлары булды. Уенның нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде. Быел, Мөслим муниципаль районының XXXI кышкы спартакиаданың абсолют җиңүчесе итеп - Мәктәпләрнең җыелма командасы игьлан ителде.
Катнашкан һәм җанатарга килгән һәрбер Мөслим халкына рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә командалар, спорт сөюче дусларыбыз саны тагын да күбәер һәм шулай ук актив булырлар дип ышанып калабыз.