ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсе лицейның 4 нче сыйныф укучылары өчен язучы, шагыйрә Шәмсия Җиһангированың 70 еллыгы уңаеннан ачык дәрес үткәрде. Дәрестә китапханәче балаларны шагыйрәнең автобиографиясе, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Михайловка урта мәктәбендә Марат Исмәгыйлев истәлегенә багышланган волейбол ярышлары булып узды. Ярышларны мәктәп директоры Исламова Э. Р., физик тәрбия укытучысы Мәҗитов И. И. һәм мәктәбебезне тәмамлаган Фәсхиева Э. М. ачып җибәрделәр.. Ярышта 6 команда катнашты.Нәтиҗәдә, кубокка "Илтранс"командасы(Мөслим) ия булды.

Елда бик күп матур бәйрәмнәр бар, әмма аларның икесе генә көчле һәм зәгыйфь кешеләр белән ассоциацияләнә - 23 февраль һәм 8 март. Бүген Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә бу ике бәйрәмне кызыклы һәм мавыктыргыч "Февраль+март" чарага берләштерделәр. Тәрбияләнүчеләр җырлар җырладылар, әтиләр һәм әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бик күңелле булды!

Баланны мәдәният йорты узешчәннәре Ташлияр авыл халкы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе":


18 сәгатьтән. 9 март 18 сәгатькә кадәр. 10 март 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр өчен «Взгляд изнутри»дип исемләнгән тематик әңгәмә булып узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, беренче кечкенәләр төркемендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм узды. Нәни тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә җырлар башкардылар, биеделәр. Бәйрәм кунаклары, зурлар төркеме балалары балаларга күңелле уеннар үткәрүдә ярдәм иттеләр. Соңыннан барлык балаларга да татлы сюрпризлар тапшырылды. Бәйрәм барысына да бик күп шатлык һәм күңелле тәэсирләр тудырды.

 

Туган теллэре хэм халыклар бердэмлеге елы унаеннан, уртанчылар торкеме балалары эвэлэу шогелендэ урдэк ясарга ойрэнделэр.Урдэк нинди олешлэрдэн торганын искэ тошерделэр хэм нинди таныш геометрик фигуралар очрадылар эш вакытында эйтеп киттелэр.

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, уртанчылар торкеме балалары музыка җитәкчесендә кунакта булдылар. Музыка җитәкчесе балаларны төрле музыка уен кораллары белән таныштырды һәм уйнап та күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International