Югары Табын авылы китапханәсендә танылган шагыйрә, СССРның һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангированың юбилеена багышланган "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" дигән кичә-портрет үтте. Шәмсия Җиһангирова иҗатына гашыйк укучылар катнашында узган шигърият бәйрәме күңелләрне нечкәртте, җанга үзенчәлекле бер сафлык, садәлек өстәде.