6 һәм 7 март көннәрендә Актаныш авылы мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды

2021 елның 9 марты, сишәмбе
6 һәм 7 март көннәрендә Актаныш авылы мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Ике көн дәвамында суперфиналда катнашу өчен Татарстан Республикасының Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Мөслим муниципаль районнарыннан килгән яшь артистлар көч сынашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге катнашучылар жюрига өч төп номинациядә үз номерларын күрсәттеләр: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс. "Вокал-соло" номинациясендә Хафизова Азалия (җит. Галиева Гүзәл) 1 урын, ә «Конферанс» номинациясендә Шәйгарданова Регина 1 урын , Хәйруллина Азалия 2 урын, Низамов Ринат 3 урын яуладылар, аларның укытучылары Замалова Ләйсән. Барлык җиңүчеләр дә фестивальнең Казанда узачак киләсе этабына чакыру алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International