ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Рус. Шуган авыл мәдәният йортында "Май чабу" массакүләм ял итү чарасы булып узды.

Шуганка авылы китапханәсендә, якташ язучыбызның —  Садриев Фоат Миңлеәхмәт улының 80 яшьлек юбилеена багышлап китап күргәзмәсе белән танышу аднасы үтте. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. 

Сыерларны роботлаштырылган саву-уңышка ачкыч

Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!

Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары һәм "Былбыл" балалар бакчасында тәрбияләнуче нәниләр белән якташ язучы,прозаик, драматург Фоат Садриевка 80 яшенә багышлап
"Таулар итеп туган телебезнең, Асылташларыннан төймә тездең" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган республикакүләм "Халыклар төрле - Республика бер генә!" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан тәрбиячеләребезне:  Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. ларны төрле номинацияләрдә 1 дәрәҗә дипломга лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!

Кр.Шуран авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм укучыларга халык мәдәнияте акциясе кысаларында Тат. Шуран мәктәбе  укучылары белән берлектә  “Эх, Масленица!” дип исемләнгән  рус халкының матур бәйрәмнәренең берсе май чабу бәйрәмен  оештырылды. 

"Йортларга -китап нуры" акциясе кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе укучы балалар белән Мөнҗия апа Нуретдинованың өйләрендә булды. 

Тат.Бүләр авыл китапханәчесе  якташ язучы Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан  8 нче сыйныф укучылары белән  "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган телдән журнал уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International