Малларның сәламәтлеге һәм сөтнең яхшы сыйфаты-роботлаштырылган савымның төп критерийлары. «Август-Мөслим» хужалыгы Үрәзмәт авылындагы сөт комплексында сыерларны роботлаштырылган савуга кереште.
Бүгенге көндә фермада 243 баш тана үсә, бер баш терлеккә уртача тәүлеклек савым 26,4 кг тәшкил итә.
Сыерлар бәйсез ысул белән асрала, бу башка шартларда продукция җитештерүгә чыгымнарны 1,5-2 тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Бәйсез асралганда тупас һәм сусыл азыкны төркемләп ашаталар. Сыерларга концентрацияләнгән азыкны гына саву вакытында яки автомат җимлекләрдән үзләре бирә. Яхшы ашату шартларында бу ысул югары сөт продуктлылыгын һәм сыерларның яңадан җитештерү сәләтен тәэмин итә.