Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 13 март көнне П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр группасында тәрбияләнүчеләр катнашында “Киң Май чабу” бәйрәме узды.
Метрәй авылы китапханәчесе, "Йортларга – китап нуры" акциясе кысаларында, авылдашыбыз, икенче группа инвалиды Хаҗиева Рәзилә Фатих кызы янына барып, аны китаплар,яңа газета - журналлар белән таныштырды.
2021 елның 16 мартына
2021 елның 15 март 18 сәгатьтән 16 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар.
Көндез явым - төшемсез.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-10°, урыны белән -15°.
Көндез максималь һава температурасы +1..-4°, урыны белән -7°.
Юлларда бозлавык.
13 март көнне ир-атлар командалары арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "ачыш Кубогы" мини-футбол буенча ярышлар узды.
Михайловка урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен бәйрәм узды. Укучылар үзләренең зур гаиләләре белән беренче җиңүне - "Әлифба"исемле беренче мәктәп китабын өйрәнүнең тәмамлануын билгеләп үттеләр.
Михайловка урта мәктәбе укучылары Билбау көрәше буенча районара ярышларда катнаштылар.Солтанова А.48 кг. нан артык авырлык категориясендә кызлар арасында җиңүче булды.Мөхәммәтов Р., Сәитова Д., Гафуров И. призерлар булдылар.Тренерлары Габидуллин М. С..Афәрин!
О Всемирном дне защиты прав потребителей.docx
Баланлы авыл китапханәчесе язучы Фоат Садриевның "Бәхетсезләр үзенчә бәхетле"дип исемләнгән иҗатына күзәтү үткәрде.