Тат.Бүләр авыл китапханәчесе якташ язучы Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары белән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган телдән журнал уздырды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү уздырды.