Шуганка авылы китапханәсендә, якташ язучыбызның — Садриев Фоат Миңлеәхмәт улының 80 яшьлек юбилеена багышлап китап күргәзмәсе белән танышу аднасы үтте. Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе.