Туган телләр хәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Ташлияр авыл китапханәчесе укучыларга халык авыз иҗаты белән таныштырды. "Камыр батыр" әкиятен кычкырып укыдык,табышмаклар чиштек.
"Август" фирмасы белгечләрен укыту
Ташлияр авылы китапханәчесе язучы якташыбыз Фоат Садриевның юбилее уңаеннан, "Мин бәхетлемен бары Мөслимдә” дип исемләнгән библиографик кичә үткәрде.
Михайловка авылы китапханәчесе ир-атлар белән беррәттән җиңү яулаган хатын-кызларга багышланган "У войны не женское лицо" дип исемләнгән чара үткәрде. Үз җилкәләрендә тыл тоткан, балаларны саклап калган һәм илне ир-атлар белән бергә саклаган хатын-кызга безнең баш иябез.
“Ветераннар янәшәдә яши” акциясе кысаларында Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Бикмәч авылында яшәүче тыл ветераны Тахауов Мазгар Габдулла улының өендә булдылар, хәлләрен белештеләр.
"Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул..."⠀Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм Мөслимебездә яшәп иҗат итүче язучы турында шулай дип әйткән иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Р.Фәхертдинов һәм Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Мөслимнең Мактаулы гражданины Фоат Садриев - төбәгебезнең йөзек кашы, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләрнең берсе.⠀Югары Табын авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Татарның Шолоховы" дигән чара үтте. Юбилярның иҗатына багышланган китап укучылар конференциясендә балалар "Тургай" әсәре буенча фикер алыштылар. Үзләренә ошаган өзекләрне укып күрсәттеләр.⠀Чараның максаты - гомере буе үзе туып-үскән якка тугры булып кала алган һәм туган ягында олуг Әдип, Шәхес булып җитешкән Фоат абый Садриев белән горурлану хисләре тәрбияләү булды.
Уртанчылар төркемендә "Чәй йорты" темасына әвәләү эшчәнлеге. Шөгыль барышында балалар белән татар халкының милли ризыклары турындагы белемнәрен ныгыттык.
Уртанчылар төркеме балалары тәрәзә төбендәге бакчада да эшлиләр: сулар сибәләр, чүпләрен утыйлар, уңыш җыялар. Витаминлы суган тәмле дә соң!
Ташлияр авыл мәдәният йортында "Әпүш бабай әкиятләре" турында әңгәмә узды.