“Киң Май чабу”

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 13 март көнне  П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү  мәктәбендә мәктәп  укучылары  һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр группасында тәрбияләнүчеләр катнашында “Киң Май чабу”  бәйрәме узды.  Май чабу - борынгы славян бәйрәме,  кышны күңелле озату, язны  чакыру, ә коймак —кояш символы.

      Традиция буенча  күңел ачу саф һавада узды. Мәктәп  ишек алдында    җырлар, мәзәкләр, такмаклар яңгырады.   Май чабу бәйрәме халык арасында җиде көн бәйрәм ителә. Һәр көннең дә үз исеме бар һәм билгеле бер ритуаллар таләп тә. Укучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, көч һәм җитезлектә ярыштылар, аркан тарттылар, бәйрәм атнасында уйналган рус халык уеннарын уйнадылар.

     Ә тәмле сый-хөрмәтсез нинди бәйрәм булсын?  Барлык катнашучылар, бәйрәм кунаклары тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International