Баланлы авыл китапханәчесе язучы Фоат Садриевның "Бәхетсезләр үзенчә бәхетле"дип исемләнгән иҗатына күзәтү үткәрде. Чара танылган татар язучысы, дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Минлеәхмәт улы Садриевның 80-еллыгына багышланды. Чара барышында китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Ул язучының әсәрләреннән өзекләр уку белән үрелеп барды. Укучылар язучының иҗатына багышланган презентация карадылар, аның китапларына күзәтү ясадылар. Китап күргәзмәсе оештырылды.