“Ветераннар янәшәдә яши” акциясе кысаларында Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Бикмәч авылында яшәүче тыл ветераны Тахауов Мазгар Габдулла улының өендә булдылар, хәлләрен белештеләр. Очрашу дулкынландыргыч үтте. Ул сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Бу елларны ачынып искә алды. Әңгәмә ахырында аңа игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Яшь чакларын искә алып, моңлы итеп үзенең гармунында уйнап һәм җырлап күрсәтте. Шулай ук китапханәче Мазгар абыйны яңа вакытлы матбугат белән таныштырды.