"Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул..."⠀Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм Мөслимебездә яшәп иҗат итүче язучы турында шулай дип әйткән иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Р.Фәхертдинов һәм Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Мөслимнең Мактаулы гражданины Фоат Садриев - төбәгебезнең йөзек кашы, татар әдәбиятында үзенчәлекле урын яулаган әдипләрнең берсе.⠀Югары Табын авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Татарның Шолоховы" дигән чара үтте. Юбилярның иҗатына багышланган китап укучылар конференциясендә балалар "Тургай" әсәре буенча фикер алыштылар. Үзләренә ошаган өзекләрне укып күрсәттеләр.⠀Чараның максаты - гомере буе үзе туып-үскән якка тугры булып кала алган һәм туган ягында олуг Әдип, Шәхес булып җитешкән Фоат абый Садриев белән горурлану хисләре тәрбияләү булды.