Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы

2021 елның 16 марты, сишәмбе
Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурста Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары да катнашты. Югары категорияле укытучы Әхмәтҗанова Мөршидә Мирзахан кызы укучылары Бухарова Алия һәм Нургалиев Нияз 3 дәрәҗә лауреат, Хаҗиева Адилә һәм Корбиева Камилла 1 дәрәҗә дипломант булдылар. Югары категорияле укытучы Йосыпова Гөлназ Моряк кызы укучылары Мирзаянов Нияз 2 дәрәҗә лауреат, Хәйруллина Диләрә 2 дәрәҗә дипломант булды. Укытучылар педагогик осталык дипломнары, ә җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International