Күбәк урта мәктәбе. Туфан Миңнуллин ис. фәнни-гамәли конференция призерлары

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

20.03.2021 көнне Казан шәһәренең  «Фатиха  Аитова  исемендәге  татар  телендә  белем бирүче 12 нче гимназия» сендә VIII республика мәктәп укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Күбәк урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары Гарифуллина Д.Р. һәм Нәҗмиева  Г.Л. катнаштылар. Алар гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Утырып уйлар уйладым» (мастер-класслар, методик эшләнмәләр, проектлар конкурсы («Тәҗрибә») номинациясендә призерлар булдылар. Аларга сертификатлар, бүләкләр һәм китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International