“Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” һәм "Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте" акцияләре кысаларында Крәш Шуран авыл китапханәсе балалар катнашында "Сөйләшәбез төрле телләрдә" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде. Викторинада балалар төрле табышмакларга җаваплар таптылар һәм кызыклы уеннар уйнадылар.
Крәш Шуран авылы китапханәчесе “Бирнә биргән – бикә килен...” исеме астында балаларны кәләшнең бирнә бүләкләре белән таныштырды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Нәүрүз"- бу елны да бакчабызда гөрләп узды. Балалар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар; төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды бәйрәмебез.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бакча күләмендә рус халкының кыш озату "Масленица" бәйрәме булып узды. Балалар рус халкының кышны ничек күңелле, матур итеп озатулары белән танышып, бәйрәмнең уен-биюләрендә катнашып яхшы кәеф алдылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, беренче кечкенәләр төркеме балаларын Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы белән таныштыру, балаларда башка милләт кешеләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме табигатьнең бизәкләре булып торган "зәңгәрсу чәчәкләр" ен ясадылар. Гадәти булмаган мондый матур чәчәкләрне, балалар мамык таякчыклар һәм акварель буяулар ярдәмендә ясадылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уртанчылар төркеме балалары, татар халыкының кул көче, матурлыкка омтылышы һәм эстетик зәвыгын салган, милли өс киемнәре белән таныштылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Мөслим лицее белән берлектә уздырылган "Күңелле эстафеталар" спорт чарасында катнашып, 3 урынны яуладылар.
22 март көнне,Мөслим туган як музее һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Г.Тукай исемендәге мәктәп укучыларына һәм кунаклар өчен "Аулак өй" дип исемләнгән чара үткәрделәр