Нәүрүз бәйрәме

2021 елның 23 марты, сишәмбе
22 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә татар халкының милли бәйрәме – Нәүрүз билгеләп үттеләр. Фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлекләрендә белем алучылар мәктәп яны территориясендә җырлап-биеп күңел ачты. Иң элек, балалар Нәүрүз бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән танышты. Соңыннан, Нәүрүәбикә һәм Кыш Бабай персонажлары белән берлектә, кышны озату, язны каршы алу тантанасын уздырды. Татар халкының гореф-гадәтләрен пропагандалау максаты белән, бәйрәм кунакларына самоварлы, ашъяулыклы чәй табыны әзерләнгән иде. Әлеге чара республикакүләм игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International