ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Космос темасы кешеләргә кечкенәдән үк кызыклы. Космонавтика көнендә барлык сыйныфларда да «Космос-ул без " дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре балаларны космонавтика тарихы һәм беренче космонавт Ю.А. Гагарин белән таныштырдылар. Хикәяләр " Космос» дигән матур презентация һәм видеороликлар белән үрелеп барды

"Кояшкай" балалар бакчасында " Су буенда куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына әңгәмә узды 

"Кояшкай" балалар бакчасында "Әкият китабына тышлык" темасына рәсем эшчәнлеге 

"Кояшкай" балалар бакчасында Космонавтика көнен билгеләп үттеләр

Россия профсоюзлары берләшмәләре башкарма хакимиятнең профильле федераль органнары экспертлары, норматив-хокукый актлар авторлары һәм һөнәри берләшмә вәкилләре белән берлектә хезмәтне саклау өлкәсендә яңа кагыйдәләргә күзәтү, аларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр җыю һәм гомумиләштерү, вебинарларда катнашу-бушлай.

2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Космос темасы кешеләргә кечкенәдән үк кызыклы. Космонавтика көнендә Г. Тукай мәктәбенең 1А, Б сыйныф укучылары өчен «Космос-ул без» исеме астында музей дәресе үтте. Хезмәткәрләр балаларны космонавтика тарихы һәм беренче космонавт белән таныштырдылар. Алып баручылар сөйләве «Космос»дигән презентация белән үрелеп барды. "Бар кеше дә галәмгә оча аламы?» - чарада катнашучыларга шундый сорауга җавап эзләделәр.

 

11 апрель көнне Зәй шәһәрендә авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының ярымфинал ярышлары булып узды.

Мөслим гимназиясе укучылары Муса Җәлил музеена экскурсиягә бардылар

"Музей+Гимназия" проекты кысаларында, Мөслим гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары Минзәлә туган як музеенда кунакта булдылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International