Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әкият китабына тышлык" темасына рәсем эшчәнлеге үтте. Балалар рәсемдә сайлап алынган әкиятнең эчтәлеген чагылдырырга өйрәнделәр, герой образларын рәсемнәр аша тапшыру турында белемнәрне камилләштерделәр.