Бүген "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "галәмдә кунакта" булып кайттылар. Экскурсияне «Юрий Гагарин — Галәмдә беренче» дип исемләнгән презентация ачып җибәрде. Балалар экранга карап, беренче космонавт Советлар Союзы Герое Ю. Гагарин, аның авыр балачагы, яшьлеге, укуы, беренче очышы турында сөйләгәнне тыңладылар. Аннан соң тәрбияче балаларны беренче космик станцияләр төзү тарихы, очышларга әзерлек ничек баруы, космонавтларның нәрсә белән туклануы һәм йолдызларга бару өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләде. Балалар шулай ук Кояш системасы планеталары, галәмдә булган беренче хайваннар – җиргә исән-сау кайткан атаклы Белка һәм Стрелка белән таныштылар. Гагаринеың космоста булган беренче юлы турында берничә видеоролик карадылар.