Волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

11 апрель көнне Зәй шәһәрендә авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының ярымфинал ярышлары булып узды. Өч көн барган уеннарда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 13 команда катнашты. Ярыш бик киеренке барды. Уеннарның финал өлешендә үзара көч сынашу иң көчле командалар арасында барды. 
Уенның нәтиҗәләре буенча, 13 команда арасында, Ильдар Мадяров җитәкчелегендәге безнең волейболчы кызларыбыз 4 урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International