Мөслим гимназиясе укучылары Муса Җәлил музеена экскурсиягә бардылар.Балалар Муса Җәлил мемориаль музее белән таныштылар, "Җәлил Минзәләдә" дигән лекция тыңладылар. Укучылар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргәннәр турында күп тәэсирләр калды. Экскурсия ахырында Минзәләдә Муса тормышы турында җентекләп сөйләгәне өчен рәхмәт белдердек.