ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга
26 гыйнвар көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Рунар Шәяхмәтов һәм Розалия Хәбибуллина районның гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен бәрмә музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 79 ел тулуын билгеләп үтелә.

25, 26 гыйнварда "Җәлилнефть нефть-газ чыгару идарәсенең» "Кояшлы" балалар лагере сәхнәсендә «Сандугач сайрар илем» XXVI балалар иҗаты фестиваленең финал туры узды

26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә ел бәйрәмнәре күп, алар арасында иң куанычлы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-студентлар көне. Бу көнгә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Туган як» студентлар һәм «Димки " волотерлары командалары арасында батл оештырды. Бәйрәм котлау сүзләре белән башланып китте, ә аларны котларга автор – башкаручы, «Мизгел» ВИА катнашучысы Габдрахманов Эльвир килгән иде. Студентлар арасында Бәдретдинова Айсылу, Бариев Илһам, Баянов Шамил, Хәбибуллина Камилла кебек кызыклы шәхесләр бар иде.

25нче гыйнвар көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә "Куркынычсызлык минуты" дигән темага түгәрәк өстәл булып узды. 

26 гыйнварда "Без экстремизмга каршы" акциясе кысаларында МБУ "МИЗГЕЛ"белгечләре һәм "Игелек Уят" отряды волонтерлары, Мөслим авылы урамнарына чыктылар һәм буклетлар тараттылар.

26 гыйнвар көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим туган якны өйрәнү музее белән берлектә Мөслим политехник техникумы студентлары өчен «Блокада икмәге» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» фдбудан керде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

     18 сәгатьтән. 26 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 27 гыйнвар, 2023

Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 26 гыйнвар кичендә, төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

- 16 м/с га кадәр көчле җил, зәгыйфь буран;

- кич белән төнлә бозлавык.

Метрәй авылы китапханәчесе 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Коррупциягә – юк, дибез!” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде . 


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International