2023 елның 27 гыйнварында Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 79 ел тулуын билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә, Мөслим Политехник техникумы студентлары өчен «Блокада икмәге» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр. Хезмәткәрләр чарада катнашучыларга Ленинград блокадасы һәм шул вакыйганың символы-125 граммлы икмәк кисәге турында сөйләделәр. Студентлар кечкенә кыз Таня Савичеваның язмышы белән таныштылар.