Бәрмә музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс

2023 елның 27 гыйнвары, җомга
26 гыйнвар көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Рунар Шәяхмәтов һәм Розалия Хәбибуллина районның гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен бәрмә музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс барышында балалар һәр коралның исемен һәм аларның барлыкка килү тарихын белделәр, остазлар төрле стильләрдә катлаулы булмаган ритмик бәйләнеш белән уйнарга өйрәттеләр. Һәр катнашучы үзен барабанчы кебек хис итте. Чарада шулай ук сәнгать мәктәбе укучылары Илназ Кәримов, Язилә Кыямова, Дияз Әхмәтҗанов та катнашты, алар үзләренең яраткан әсәрләрен төрле уен коралларында башкарып күрсәттеләр. Казан дәүләт мәдәният институтының 1 курс студенты Эльвина Хафизова да электро-ударныйда уйнап күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International