«Сандугач сайрар илем»

2023 елның 27 гыйнвары, җомга
25, 26 гыйнварда "Җәлилнефть нефть-газ чыгару идарәсенең» "Кояшлы" балалар лагере сәхнәсендә «Сандугач сайрар илем» XXVI балалар иҗаты фестиваленең финал туры узды. Фестиваль-конкурс ел саен Татарстанның көньяк-көнчыгышында «Татнефть» каршындагы «Рухият» фонды тарафыннан үткәрелә. Бу юлы сәхнәгә 130дан артык катнашучы чыкты. Мөслим җырчылары, балалар сәнгать мәктәбенең укучылары Әхмәтҗанов Дияз (укытучысы Шәйгарданова А. Р.), Морзаханов Илназ (укытучысы Йосыпова Г. М.) әлеге фестивальнең дипломантлары булдылар. Иҗади уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International