“Коррупциягә – юк, дибез!” мәгълүмат сәгате.

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе 2-4 нче сыйныф укучылары өчен “Коррупциягә – юк, дибез!” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде . Китапханәче укучыларга "коррупция" төшенчәсен аңлатты , аның  сәбәпләре һәм формалары турында сөйләде.Чара барышында укучылар коррупция турында үз фикерләре белән уртаклаштылар,  кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлегенә һәм дөньяда бөтен әйбернең дә  акча белән бәяләнмәвенә тагын бер кат инандылар.Чара ахырында  укучыларга  буклетлар, коррупциягә каршы көрәш буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International