“1 класс укучысына мәктәпкә барырга ярдәм ит!” бәйгесе җиңүчеләре.

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2014 елның сентябрь аенда мәктәпләр арасында “1 класс укучысына мәктәпкә барырга ярдәм ит!” конкурсы оештырылды. Район турында җиңгән эшләр Казан шәһәренә  тәкъдим ителде.

2015 елның 11 февралендә Казан шәһәренең юл йөрү куркынычсызлыгы инспекциясендә  республика  турында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу күңелле чарада безнең районнан  “Видеоклип” номинациясендә  җиңгән Тойгельде урта мәктәбе укучысы  Минһаҗев Ильяс (җитәкчесе Миләүшә Шәяхмәтова) һәм Мөслим лицееннан Закиров Илмир (җитәкчесе Гүзәл Вагизова) катнаштылар. Җиңүчеләр һәм аларның җитәкчеләре дипломга һәм кыйммәле бүләккә ия булдылар.

Аларны җиңүләре белән котлыбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International