Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
12 февраль көнне Мөслим урта мәктәбендә рәсем hәм музыка укытучыларының районкүләм семинары үтте. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фаттахова «Йолдызлык-2015» конкурсынын район туры буенча нәтиҗә ясады hәм 28 мартта үтәчәк халык уен коралларында уйнаучыларның һәм халык сәнгате иҗаты белән шөгыльләнүчеләрнең бертуган Нәҗмиевлар исемендәге район фестиваль-конкурсы нигезләмәсе белән таныштырды. Айгөл Назыйфовна мондый семинарларны киләчәктә сәнгать мәктәбе базасында үткәрергә, рәсем hәм музыка укытучылары белән тыгыз элемтәдә хезмэттәшлек итәргә тәкъдим итте. Семинарның икенче өлешендә сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова «Традицион булмаган рәсем ысулларының укучылар үсешендә роле» темасына мастер-класс күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International