ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
18 февраль көнне сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Галиева Э.Д. “Оригами техникасын кулланып бәйрәм открыткасы ясау” темасына ачык дәрес үткәрде
16 февраль көнне сәнгать мәктәбендә бүлек җитәкчеләренең ачык утырышы булып узды.

Метрәй мәдәният йорты директоры һәм библиотека хезмәткәрләре,Бөек Ватан  сугышы ветераны Хайбрахманов Габдулла һәм тыл ветераны Нәҗипова Фәимә апаларда очрашу оештырдылар.

17-18 нче февраль көнне ресурс үзәге (лицей) базасында, “Икелеләрсез ТДИ” программасы буенча, аттестат бирелмәү куркынычы булган 9 нчы сыйныф укучылары өчен, рус теленнән һәм математикадан укыту-өйрәтү семинарлары үткәрелде.
 
18 февраль көнне Олы Чакмак авыл китапханәчесе укучылар белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераны Зәкиева Шәкүрә апа янында очрашуда булды. Ветеран үзе турында, куйган тырыш хезмәтләре, сугыш чоры авырлыкларын янә бер кат искә төшерде. Китапханәче Шәкүрә апаны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасыннан 5 укучыдан торган район командасы зур җиңу белән кайтты. Мари Бүләр урта мәктәбенең 8  нче сыйныф укучысы Шамукаева Эльвина җиңүче дип табылды.
 
Район укытучыларының алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм укыту-тәрбия  эшенең сыйфатын яхшырту максатыннан   Мөслим лицее базасында “Ел укытучысы-2015” Республикакүләм конкурсының  муниципаль финалы үтте.
 
Бүген Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, Мөслим телевидениясе Баланлы авылында эшлекле очрашуда булды
“Җиңүнең кадерле йөзләре” дип исемләнгән республика күләм оештырылган тарихи-патриотик акциядә кысаларында Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Төссезләнмәс Җиңү елъязмалары” дип исемләнгән баннерлар конкурсы оештырды. Конкурста 15 мәктәп катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International