Район укытучыларының алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм укыту-тәрбия эшенең сыйфатын яхшырту максатыннан Мөслим лицее базасында “Ел укытучысы-2015” Республикакүләм конкурсының муниципаль финалы үтте. Бәйгедә 11 педагог катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча : җиңүче – Бариева Л.Ф. Мөслим гимназиясенең биология укытучысы; 1 урында- Арсланова Л.Н. , Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; 2 урында- Хафаева Р.М., Мөслим лицееның химия укытучысы ; 3 урында –Хәсәнова Р.Г., Шуганка төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.”Химия укытучысы”, “Физика укытучысы”, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы” номинацияләрендә дә җинүчеләр билгеләнде.