16 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәге каршында оешкан “Искра” активистлар хәрәкәтендәге егет-кызлар Мөслим урамнарында “Ихтирамлы шофер” акциясе үткәрде. ГАИ, Мөслим телевидениесе хезмәткәрләре белән берлектә руль артында утыручыларның җәяүлеләргә булган мөнәсәбәтен, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр. Нәтиҗәләрне среда көнне 17.20 сәгатьтә Мөслим ТВдан карый аласыз.
Тат.Бүләр авлы китап ханәсендә М.Җәлилгә багышлап “Шагыйрь эзләре буйлап” могҗизалар кыры уены үткәрелде.