Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасыннан 5 укучыдан торган район командасы зур җиңу белән кайтты.

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан Республика олимпиадасыннан 5 укучыдан торган район командасы зур җиңу белән кайтты. Мари Бүләр урта мәктәбенең 8  нче сыйныф укучысы Шамукаева Эльвина җиңүче дип табылды. Эльвинанын укытучысы Шәйхуллина Зилә Насертдин кызы. Ә инде Миңнебаева Гөлназ (Лицей, 9 нчы сыйныф) һәм Асманова Алинә (Гимназия, 11 нче сыйныф)  призер булдылар. Кызларны  олимпиадага Ситдыйкова Чулпан Индүс кызы һәм Тимергалиева Эльмира Васил кызы әзерләделәр. Бу җиңүләре белән аларның барсын да чын күңелебездән котлыйбыз.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International