17-18 нче февраль көнне ресурс үзәге (лицей) базасында, “Икелеләрсез ТДИ” программасы буенча, аттестат бирелмәү куркынычы булган 9 нчы сыйныф укучылары өчен, рус теленнән һәм математикадан укыту-өйрәтү семинарлары үткәрелде. Семинарларны тьюторлар, югары категорияле укытучылар Сәрвәрова Венера Фирдәвис кызы, Мортазина Солтания Мәхмуд кызы үткәрделәр.