ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
21 апрель көнне Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең Мөслим бүлеге вәкилләре – Л.Г. Гәрәева, А.Р. Хөсәенова һәм Мөслим социаль  иминият фонды вәкиле А.А.Фәтихова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды. “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең вәкиллек директоры Л.Г.Гәрәева һәм бүлекнең баш белгече А.Р. Хөсәенова әти-әниләрне яңа төр медицина полисы – өстәмә медицина иминият полисы - белән таныштырдылар, ата- аналарның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
 

Мөслим урта мәктәбенең 8-11 класс укучылары республикакүләм Татарстан  тарихына багышланган  олимпиадада катнаштылар. Бәйгене мәгариф  һәм  фән Министырлыгы белән бергә Казан федералҗ университеты оештырган. Җиңүчеләр  2 турга чакырылачак.

 

21 апрель  көнне  Баланлы мәктәбенең  8 класс укучылары Ак кое чишмәсен чистарттылар.

 
Чәршәмбе көнне Мөслим авылы “Миләшкәй” балалар бакчасының  кечкенәләр төркеме балалары,  тәрбиячеләре Ситдикова Гөлнур Наил кызы һәм кече тәрбияче Шайхуллина Руфия Нәфис кызы белән,  шәфкать туташы бүлмәсенә экскурсия ясадылар.
 
"Музейлар язы - 2015” дәвам итә
Мэрхэмэтле Татарстан
Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхсан Әмир улы Шарипов белән истәлекле очрашу узды. Сугыш ветераны балаларга сугышның ничек башлануы, кайсы шәһәрләрдә фашист гаскәрләре белән көчле бәрелешләр булуы, сугыш вакытында кешеләрнең ачлыкка интегүе, ачлыктан һәм яралардан купме кешеләрнең һәләк булуы турында сөйләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International