21 апрель көнне Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең Мөслим бүлеге вәкилләре – Л.Г. Гәрәева, А.Р. Хөсәенова һәм Мөслим социаль иминият фонды вәкиле А.А.Фәтихова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды. “АК БАРС-Мед” иминият компаниясенең вәкиллек директоры Л.Г.Гәрәева һәм бүлекнең баш белгече А.Р. Хөсәенова әти-әниләрне яңа төр медицина полисы – өстәмә медицина иминият полисы - белән таныштырдылар, ата- аналарның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Мөслим социаль иминият фондының баш белгече А.А.Фатихова 2015 елның 1 июлендә гамәлгә керәсе үзгәрешләр белән таныштырды. Шәфкать туташы З.Ш.Зиннурова әти-әниләргә вакцинациянең әһәмияте һәм куркынычсызлыгы, прививкаларны вакытында ясатырга кирәклеге турында аңлатты.