Тат.Бүләр урта мәктәбендә Советлар Союзы герое Вазетдинов Гимазетдин Вазетдин улына мемориаль такта куелды.
Тат.Бүләр урта мәкәбендә ремонт эшләре дәвам итә.
Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында “Ин яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсына әзерләнү максатыннан мәгариф идарәсе методисты Шәрифуллина Р.Р, бакча мөдире Миләүшә Солтанова һәм өлкән тәрбияче Рәмилә Уразаева балалар бакчасының үсеш, төп белем бирү программалары, еллык эш планы төзү буенча район балалар бакчалары җитәкчеләре белән консультацияләр алып баралар.
Тойгелде коррекция мәктәбендә республика акциясе кысаларында яхшылыкка карата ярмарка булып узды. Мәктәпнең 1 нче катында укучылар үз куллары белән эшләгән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Укучыларга әлеге акция бик ошады һәм яңадан тагын шундый ярмаркалар оештырыга кирәклеген әйттеләр.