ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга

Мөслим үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап “Яралы йөрәкләр җылынсын” дип исемләнгән китап күзәтү үтте.

Вәрәшбаш авыл клубы мөдире һәм китапхәначесе  тыл ветераннарында  кунакта   булдылар.

"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Вәрәшбаш авылы китапханәчесе тыл һәм хезмәт ветераны Сәгыйдә апа Гыйздуллинаның өенә барып яңа газета-журналллар белән таныштырды.

Яр Чаллы “Болгар” бию коллективы катнашында зур концерт


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим урта мәктәбе территориясында укучылар агачлар утырттылар.

 
 Бүген Мөслимнең гимназия һәм лицей укучылары Ык елгасы ярларын җыештыру белән мәшгуль булдылар. Эш барышында йөздән артык капчык чүп җыелды. Мөслимлеләрнең табигатькә шундый җавапсыз карашы балаларны гаҗәпкә калдырды.
 

Әмәкәй урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә.

 

Үрәзмәт урта мәктәбенлә ремонт эшләре бара.

 

7 нче май көнне мәгариф идарәсе бинасында район балалар бакчалары  мөдирләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә  Л.М.Харисова, Р.Р.Шарифуллина, И.М.Ибрагимов, Л.Т.Биккинина балалар бакчаларында  Мәгариф министрлыгы комиссиясе килүгә әзерлек, балаларны  ашатуның торышы, АИС та эшләү, бакча мөдирләренең документация тутыру турында сөйләделәр.

 
Районның демографик хәле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International