Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Вәрәбаш мәктәбендә бик күп мероприятиеләр узды. 40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы Тәзкирә апа “Сугыш чоры балалары” исемле китап язды. Анда сугыш чорында балалык елларын корбан иткән 40 лап кешенең авыр язмышы тасвирлана. Әлеге китапны мәктәп коллективы бастырып чыгарды. 8 май көнне узачак митингта бу истәлекләр ияләренә тапшырылачак.